ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Агымдагы елда республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 3,5 %ка арткан
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
2015 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 43,4 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетына үз табышыннан 34,8 млрд. сум тупланган. Җирле бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 8,6 млрд. сум күләмендә кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Төп тема - 2015 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2015 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, табышка салым 16,7 млрд. сум күләмендә тупланган. 2015 елның беренче кварталында физик затлар кеременә салым берләштерелгән бюджетка 12,3 млрд. сум күләмендә керде, шулардан республика бюджетына - 8,5 млрд. сум, җирле бюджетларга – 3,8 млрд. сум. 2014 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, агымдагы елда республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 3,5 %ка арткан. “20 муниципалитетта физик затлар кеременә салым буенча түләүләр уртача республика буенча план үтәлеше күрсәткеченнән кимрәк. Моннан тыш, муниципаль мониторингка кергән оешмалар буенча 22 муниципалитетта 2015 елда салым кереме 2014 ел белән чагыштырганда кимрәк керүе көтелә”- дип әйтте ул.
2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2026 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе утырышы узды.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе Финанс министры А. Г.Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Р. Е. Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В. В. Бациев катнаштылар.
Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.
Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында 2025 елда республика салым органнары эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.
2025 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча йомгаклары, Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры М. Д. Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елдагы эш йомгаклары, 2026 елга әлеге бурычлар турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Р. Х. мәгълүмат бирде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор А.Н.Кудрявцева катнашты.