Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы
Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
рус
тат
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Государственное задание ГБУ "ЦЭСИ РТ"
Үзәк турында
Үзәк җитәкчелеге
Үзәк структурасы
Ике яклы элемтә
Проблемник ЦЭСИ
Эшчәнлек
Административ реформа
Бөлгенлек һәм савыктыру. Кризиска каршы идарә
Ситуацион үзәк
«Бюджет ихтыяҗын мониторинглау» мәгълүмати-аналитик системасы
Инновацион сәясәт һәм функциональ анализ
Социаль гарантияләр һәм тәэмин ителешен бәяләү. Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Региональ сәясәт
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе (тармакара комиссиясе)
Социаль программалаштыру
Социологические тикшеренүләр. Ачык приоритетлар реестры
Цифрлы икътисад
Икътисади анализ
Документлар
Аналитик материаллар
Яңа бастырылган документлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Закончылык
2020 елның гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарның мөрәҗәгатен башкару турында отчетлар
ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" җитәкчелегенең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Гражданнарны шәхси кабул итүне оештыру нигезләмәсе
Интернет-кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
2014 нче елда Казан шәһәренең социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашыру буенча нәтиҗәләр чыгарылды
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Казанның социаль-икътисади үсеш программасы – барлык үзгәрешләргә нигез булып тора торган төп документ. Шунлыктан үтәлгән соңгы эшләр буенча аны гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен бәяли торган объектив индикаторларны, ягъни күрсәткечләрне эшләү мөһим. Мондый фикерне Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, Казанның социаль-икътисади үсеш программасы 5 елга каралган һәм узган елдан башлап әлеге программаның инде соңгы этабы гамәлгә ашырыла. Әлеге юнәлештә эшләүче комитет рәисе 2014 елда программаның гамәлгә ашырылуы турында нәтиҗәләр ясап, аерым юнәлешләр буенча башкарылып бетмәгән эшләрне үтәү өчен бераз вакыт калганлыгын да билгеләп үтте.
Чыгыш ясаучы сүзләренчә, 2014 елда шәһәр сәясәте шәһәр халкының яшәү шартларын яхшырту, сыйфатлы итүгә юнәлдерелгән. И.Шакиров Программа күрсәткечләренең күп өлеше үтәлгән булуы турындагы фикерне җиткерде. Казанда демографик хәл уңай якка үзгәргән: башкалада халык саны 1,3% арткан, уртача гомер озынлыгы 73,6 яшьне тәшкил итә.
И.Шакиров белем бирү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чараларга аерым тукталды. 30 балалар бакчасы төзелеп, өстәмә төркемнәр ачылыпп, гамәлдәге объектларны төзекләндереп - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә 4620 урын булдырылган. “64 меңгә якын бала мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында шөгыльләнә, 3 яше тулган балалар барысы да урыннар белән тәэмин ителгән”, - дип ассызыклады комитет рәисе. Ләкин, чыгыш ясаучы әйтеп үткәнчә, башкарылган эшкә карамастан, халыкның мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан канәгать булу күрсәткече үтәлмәгән булып санала.
Шәһәрдә массакүләм спортны уңышлы үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган. Спорт өчен каралган мәйданчыклар һәм аларда шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Моннан тыш, И.Шакиров әйтеп үткәнчә, шәһәрдә эшсезләр саны кимегән, бер кеше исәбенә керем саны арткан, җинаятьчелек күрсәткечләре кимегән.
Шәһәрдә горурланып күрсәтерлек эшләр дә байтак: 2014 елда 801 мең кв.м торак кулланылышка тапшырылган, урам-юл челтәрләрен, ишегалларын төзекләндерү һәм яшел үсентеләрне утырту эше дәвам итә.
И.Шакиров чыгышының икътисади күрсәткечләрнең үтәлешенә багышланган өлеше депутатлар арасында тагын да зур кызыксыну тудырды. И.Шакиров сүзләренчә, 2014 елда Казанда җитештерелгән гомуми продукция бәясе 560 млрд. сумны тәшкил итә, ягъни әлеге күрсәткеч 1,3%-ка арткан. 2014 елда Казанда җитештерелгән гомуми продукциянең 34% кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә. Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр исә 34,3%-ны тәшкил итә.
Моннан тыш, шәһәрдә халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан башкаласының абруен ныгыту, шәһәр кунакларына башкалада уңайлы шартлар булдыру буенча максатчан эшчәнлек алып барыла.
2014 ел нәтиҗәләре буенча программаның нәтиҗәлелеген бәяли торган күрсәткечләрнең үтәлү дәрәҗәсе 73,2%-ны тәшкил итә. Булган барлык 71 күрсәткечнең 19-ы тулы күләмдә үтәлмәгән.
И.Шакиров чыгышын тәмамлап, 2015 елда шәһәрнең Башкарма комитеты һәм башка ведомстволар алдында бик җитди бурычлар торганлыгын ассызыклады.
“Без бүген программаның гамәлгә ашырылуында шәһәр Башкарма комитетының барлык бүлекчәләре җәлеп ителгән, шәһәребез үсешен билгели торган төп документның үтәлеше турындагы хисапны тыңладык”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин программаның әһәмиятен билгеләп һәм кайбер юнәлешләрне гамәлгә ашыруда ТР Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгәнлеген әйтеп үтте.
“Без шактый зур уңышларга ирештек. Аларны шәһәр һәм башкалабыз кунаклары да күрә. Ләкин 2014 елга нәтиҗә ясаганда, тиешенчә үтәлмәгән, кирәкле күрсәткечләргә ирешмәгән юнәлешләр дә бар”, - диде шәһәр башлыгы.
Объектив булмаган күрсәткечләр шәһәр башлыгын тәнкыйтькә этәрде. “Күрсәткечләрне исәпләү методикасын үзгәртү турында берничә тапкыр сүз булды. Барыннан да бигрәк – төрле өлкәләргә кагылышлы канәгатьлек күрсәткече. Дөреслеккә шик уята торган бер күрсәткеч турында гади генә мисал: 2014 елда Федераль һәм республика программасының юл картасы буенча Казанда 30 балалар бакчасы төзелгән. Безнең әле беркайчан да моның кадәр күп санда бакчалар төзегәнебез юк иде. Ә мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан канәгать булу күрсәткече кимегән. Бу ничек болай була ала? Социологик сораштырулар буенча казанлылар әлеге программадан канәгать, ә күрсәткечләр киресен сөйли”, - дип каршылыклы фикергә игътибарын юнәтте Илсур Метшин һәм әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнү бурычын йөкләде.
kzn.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Социаль объектларны цифрлы мониторинглау һәм диспетчерлаштыру системасын презентацияләү
2026 елның 8 апрелендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУда директор А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә узды, анда «Татарстан Республикасы процесслары белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Т.Р. Закиров социаль объектларны цифрлы мониторинглау һәм диспетчерлаштыру системасын күрсәтте. Нотыкчы хәбәр иткәнчә, система үзәкләштерелгән контроль һәм биналарның инженер системалары белән идарә итүгә, шулай ук штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирүгә юнәлдерелгән техник һәм программалы чишелешләр комплексыннан гыйбарәт. Система инженерлык системаларының эш параметрларын (температура, басым, көчәнеш, датчиклар эшләү, аварияләр) реаль вакытта терки. Мондый системалар мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук башка социаль объектларда кулланыла. Презентация йомгаклары буенча докладчыга сораулар бирелде һәм системаның эше турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Абүбәкерова Э. Х. катнашты. «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., учреждениеләрнең мәгълүматлар базасын администрирование бүлеге башлыгы Газетдинова Н.Р., социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Грызунова Е. С., макроикътисадый анализ отелы башлыгы Баһаутдинова Е.В., челтәр технологияләре бүлеге башлыгы Кудрявцев Д. А., мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Макаров А.М., шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ тармак бүлекләре белгечләре катнаштылар.
6
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы
2026 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чараларның республика планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты. Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды: Татарстан Республикасы бизнесын салым законнары үзгәрешләренә яраклаштыру буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре эше турында. Җитештерү (хезмәт күрсәтүләр) күләмен киметеп, предприятиеләрнең республика маркетинг үзәге платформасында эшләү турында. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм килештерүләр Кабинетында агымдагы эш статусы турында. Хезмәт базарындагы вәзгыять, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар ихтыяҗын фаразлау һәм максатчан укыту механизмнары турында. «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы И. Р. Гаязов катнашты.
3
апрель, 2026 ел
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге " ДБУ фәнни-координацион советы каршындагы семинар утырышы
2026 елның 3 апрелендә директор А.Н. Кудрявцева рәислегендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ фәнни-координацион советы каршында даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында түбәндәге темалар буенча хәбәрләр тыңланды һәм фикер алышынды: Идарәнең квалификация күтәрү мәгариф программалары һәм технологияләре бүлегенең 2025 елдагы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында. Докладчы-директор урынбасары А. Б. Гревцов. Салым реформасының халыкның тормыш дәрәҗәсенә (шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, куллану товарлары, медицина хезмәтләре өчен түләүгә) йогынтысын бәяләү буенча аналитик модельне тәкъдир итү. Докладчы-макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәүче белгече Назаров Р. А. Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең фәнни-координацион советы әгъзалары, шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең кызыксынучы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
30
март, 2026 ел
Легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча Республика ведомствоара комиссиясенең һәм хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы көрәш буенча Республика ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы
2026 елның 27 мартында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф.Вәлиуллов рәислегендә легаль булмаган эш белән тәэмин итүгә каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясенең һәм хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы булды. Утырышта хезмәт хакы буенча бурычларны түләүне тәэмин итү, рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, хезмәт хакының билгеләнгән минималь күләменнән түбән булмаган дәрәҗәсен тәэмин итү мәсьәләләре каралды. «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә директор урынбасары А.Б. Гревцов һәм социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз