Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә республика киңәшмәсе узды

2015 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсен үткәрде.  Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән уздырылды.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:

1.    Торакларны сафка кертү программасын гамәлгә ашыру.

2.    Юлларны төзү программасын тормышка ашыру.

3.    Язгы кыр эшләре мәсьәләләрен карау.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International