ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Премьер-министры И.Ш.Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырыш уздырды.
“Халыктан килгән шикаятьләр саны кимү, башкарылган эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу - эшнең тотрыклылыгы, шулай ук мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр булганчы, оператив эшләү нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте И. Халиков.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2014 елда ягу сезоны 16 сентябрьдә башланды һәм 12 майга кадәр дәвам итте, дип белдерде. Узган сезонның ягу чоры башында торак фондны җылыту системасы әзерлеге 95 процент, ә социаль өлкә һәм инженер инфраструктурасы объектлары әзерлеге 100 процент тәшкил иткән.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International