ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе
2015 елның 23 июне, сишәмбе
Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм инновацион сәясәтенә багышланган иде.
Икътисадый совет утырышында Россия регионнарында инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру һәм Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең роле турындагы доклад белән Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында 2015 елның агымдагы чорында социаль-икътисадый вәзгыять һәм Татарстан Республикасының инновацион эшчәнлеге турында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады.