«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Аннары нотыклар белән Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.