Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына җирлекләрнең төбәк финанс ярдәме фондыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында” ТР Закон проекты кабул ителде

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
V чакырылыш ТР Дәүләт Советының IX утырышының көн тәртибендә 54 мәсьәлә кертеп расланды.
“Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына җирлекләрнең төбәк финанс ярдәме фондыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында” ТР Закон проекты каралды. Проект белән бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин таныштырды. Закон проектында ТР бюджет кодексына үзгәрешләр бар, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан алар муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджетларына киң таралган файдалы казылмаларны чыгарган өчен салымнан 100 процент күләмендәге түләүләрнең бердәй нормативын билгели, ул хәзерге көндә тулысынча Татарстан казнасына күчерелеп барыла. “Җирле бюджетларга күрсәтелгән салымнан түләүләрнең тәкъдим ителә торган нормативын билгеләү җирле бюджетларның керем өлешен һәм шушы салымнан керемнәр җыюны арттыруга ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Леонид Якунин. Закон проекты нигезендә, шулай ук, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 61.1 нче маддәсендәге 4 нче пункты буенча, муниципаль район бюджетына күчерелергә тиешле, авыл җирлекләре территорияләрендә җыела торган физик затлар керемнәренә салымнан барлык авыл җирлекләре өчен бердәй түләүләр нормативын авыл җирлекләре бюджетларына тапшыру күздә тотыла.
Комитет башлыгы әйтүенчә, агымдагы елда әлеге җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне финанс ягыннан тәэмин итү ихтыяҗы 106 млн сум күләмендә бәяләнә, моны авыл җирлекләре территорияләрендә җыела торган физик затлар керемнәренә салымның 2 процент бердәй норматив буенча керемнәр өлешен муниципаль районнар дәрәҗәсеннән авыл җирлекләре дәрәҗәсенә тапшыру юлы белән тәэмин итәргә мөмкин.
Әлеге документ беренче укылышта һәм тулаем рәвештә кабул ителде.
“Россия Федерациясендә мәгариф турында”, “Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм белем бирү киңлегенең берлеген торгызу мәсьәләсендә дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен, товар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында”гы федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында” 789680-6 номеры астындагы ФЗ проектын карап, аны хупламады.Әлеге сорау белән ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Р. Вәлиев әйтүенчә, Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителә торган төзәтмәләр төп аспектларга кагыла һәм инде гамәлдә булган мәгариф системасына радикаль үзгәрешләр кертүне күздә тота.
“Закон проекты белем бирү оешмаларының мөстәкыйльлегенә һәм азатлыгына, педагогик хезмәткәрләрнең һәм укучыларның хокукларына кырыс чикләүләр кертә”, - дип белдерде комитет башлыгы. Ул ассызыклаганча, милли (этномәдәни) мәгариф мәсьәләсендә Россия Федерациясе субъектларының мөстәкыйльлеген киметүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр аеруча борчу уята. Разил Вәлиев фикеренчә, закон проектын эшләүчеләрнең Россия Федерациясе субъектларының мәгариф үзенчәлекләрен исәпкә алмавы ихтимал. “Закон проектында “туган тел”, “туган тел әдәбияты” фәннәре буенча төп эчтәлекне формалаштыру механизмы тасвирланмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International