ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
2016 елга һәм 2017-2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджет проектын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды
2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинетында 2016 елга һәм 2017 - 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм 2016 елга һәм 2017-2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджет проектын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В. Песошин алып барган утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Агымдагы икътисадый вазгыятькә кыскача характеритика һәм 2016-2028 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразының төп параметрлары турында Татарстан Републикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин сөйләде.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты һәм Татарстан Республикасы бюджеты проекты турында республика финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде. 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының тулаем керемнәре 196,2 млрд. сум күләмендә, чыгымнары – 202,0 млрд. сум күләмендә, кытлык - 5,8 млрд. сум күләмендә фаразлана. Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре 2016 елда 160,7 млрд. сум, чыгымнары - 166,5 млрд. сум, кытлыгы 5,8 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2026 елның 17 мартында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция Советының, 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 2025 елгы хисабы турында мәгълүматы тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручыны сайлау турындагы мәсьәлә тыңланды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.