2015 нче елның 11-17 октябрь аралыгында Татарстан буенча куллану бюджетының үзгәрешләре

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча 2015 нче елның 11-17 октябрь аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:
-      яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,09% арткан (+ 5 руб. 66 тиен) һәм 6056 сум. 89 тиен тиеш тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым 0,12% (+ 3 руб. 22 тиен) 2744 сум 37 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 222 сум 06 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт 2811 сум 84 тиен, салым һәм башка түләүләр 278 сум 62 тиен тәшкил итте;
-     минималь кулланучылар бюджет хакы 0,22%  (+ 28 сум 68 тиен)   арткан һәм    12933сум 96 тиен тәшкил итте.
Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:
Арткан: сөт һәмсөтле продукция, күкәй, оливка мае, яңа һәм тозлы помидор, киптерелгән җимешләр, җиләкләр, кыйммәтле балык икрасы, һ.б.
Бәясе төшкән: суган, кишер,чөгендер, яңа һәм тозлы кәбестә, яшелчә, виноград, хөрмә, борыч,цитруслар,  туңдырылган балык һ.б.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International