ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында 2016 нчы елга Татарстан бюджеты проекты, кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Барлык төп республика программалары буенча финанслау тулы күләмдә сакланды. 2016 елга ТР бюджет дефициты– 5,8 млрд сум, кереме күләме 158,9 млрд сум күләмендә, чыгымнар - 164,7 млрд сум күләме белән кабул ителде.
“Быел саллы эш башкарылды. Бюджет гади түгел. Әле аңа берничә тапкыр кире кайтырбыз. Акча кысан булганда шактый авыр. Проблемалар аз түгел. Киләсе ел бюджеты безне экономияле режимда яшәргә, акчаны тиененә кадәр бәракәтле тотарга мәҗбүр итәчәк”, - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын.