Коррупциягә каршы дискуссион клуб утырышы уздырылды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 9 нчы декабрьдә Казанда IT-паркта коррупциягә каршы дискуссион клуб утырышы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР парламенты депутаталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары һ.б. катнашты.

“Коррупция төрле, әмма аның көнкүреш өлкәсендә очрый торганы халыкка тәэсир дәрәҗәсе ягыннан иң авыры, – дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин. Ул соңгы социологик сораштырулар нәтиҗәләренә мөрәҗәгать итеп, коррупциянең юхиди, медицина, военкомат, полиция кебек өлкәләрдә аеруча еш очравын әйтте.

Быел Татарстанда ришвәт күләме уртача 70 мең сум тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 32,7 процентка кимрәк.

Утырышта кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре көн кадагына куелган мәсьәлә уңаеннан фикерләре, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Аерым алганда, республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Роберт Закиров ришвәтчелекнең төзелеш тармагында аеруча “чәчәк атуына” игътибар юнәлтеп, еш кына корылмаларны төзүгә киткән акча кәгазьдә күрсәтелгәннән берничә тапкырга азрак була, дип фаш итте һәм төзелеш, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, юллар төзү өлкәләрендә коррупциягә каршы тору буенча аерым закон актлары кабул итү тәкъдиме белән чыкты.

Утырышта катнашкан фермерлар, шәхси хуҗалык башлыклары әлеге афәтнең авыл хуҗалыгы тармагында чагылыш табуына аяныч белдереп, муниципаль дәрәҗәдә җир алу шактый зур проблема, дип зарланды. Шулай ук халыктан пай җирләрен арендага алган эре оешмалардан аренда бәясен җитәрлек дәрәҗәдә түләттерү зарурияте турында да сүз булды.

“Коррупциягә каршы көрәштә хакимият белән җәмгыять берсе алдында берсе ачык, намуслы булып бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була”, – дип сүзен йомгаклады Ф. Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International