2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү индикаторы һәм еллык күрсәткечләргә ирешкән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Юстиция министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Министрлык 2015 елда барлык күрсәткечләргә дә ирешкән. Бу юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтенең үтәлүен күрсәтә. Юстиция министрлыгы өстенлек биргән өлкәләрнең берсе — проект эшчәнлеген камилләштерү, аның сыйфатын арттыру. Законнар язу өлкәсендә республикада төзек система булдырылган”, - дип бәяләде ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеген Илдар Халиков.
“Закон проектлары эшчәнлеген камилләштерү һәм аның сыйфатын күтәрү министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада хакимият органнары эшенең бу өлкәдә җайга салынган системасы төзелгән, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Булган кимчелекләргә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре 2013, 2014 ел нәтиҗәләренә караганда яхшырак. Ышанам, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, булган кимчелекләр тулысынча бетерелер”, - дип йомгаклады ул.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.