Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасында мәктәпкәчә укыту һәм гомуми белем бирү организацияләрендә белем алуга хокукын тормышка ашыру буенча дәүләт гарантияләрен финанс яктан тәэмин итү нормативларын анализлау буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнаштылар.