Татарстан Республикасының дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен лекцияләр

2016 елның 30 сентябре, җомга

К(П)ФУның дәүләт һәм муниципаль идарә итү Югары мәктәбе Татарстан Республикасының дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен профессиональ яңадан укытуны үтү лекцияләрен оештырды.

29  сентябренда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре  “Дәүләт һәм муниципаль   секторында   идарә итү үзенчәлекләре” (директор урынбасары Р.М.Даутов), “Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында финанс системасы һәм аның үзенчәлекләре” (бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең мөдире Л.А.Зиганшина), “Финанс анализлау һәм прогнозлаштыру методлары һәм приемнары” (предприятияләр икътисады бүлегенең мөдире А.Ф.Шарипов) лекцияләре белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International