Рөстәм Миңнеханов: Көнкүреш коррупциясе өлкәсендә җинаятьләрнең күбесе сәламәтлек саклауга һәм социаль яклауга туры килә

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенә көнкүреш өлкәсендә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләсенә кире кайтырга туры килде. Бүген комиссия утырышы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы районнары башлыклары катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International