Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә Казан милли тикшеренү технология университетында (КМТТУ) Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар Алабуга политехник колледжының эшче кадрлар әзерләү тәҗрибәсе, Татарстан Республикасында сәнәгый үсешне кадрлар белән тәэмин итү Стандартын кертү һәм фәнни - белем бирү кластерының яңа бурычлары белән таныштылар.
Территориаль аерымланган "Иннокам" инновацион – җитештерү үзәген булдыру Концепциясен тормышка ашыру турында доклад тәкъдим ителде.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.