Татарстан Республикасы хакимият органнарына хезмәт күрсәтү өчен арендлы транспортны файдалану мөмкинлекләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган җыелышта карап киттеләр.
Исегезгә төшерик: АКШка эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов такси яки шәхси йөртүчеләрне эзләү, чакыру һәм түләү өчен мобиль кушымтаны эшләп чыгарган “UBER” халыкара компаниясендә булды һәм Казанда шәһәр транспорт системасын бушату максаты белән бюджет учреждениеләренә корпоратив хезмәт күрсәтү буенча сынау проектын башлап җибәрергә кушты.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.