Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләрен оештыру һәм аларның функциональләшүе өлкәсенә вәкаләтләрен тапшыру сораулары буенча җыелыш узды.
“Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләре белән идарә итү буенча вәкаләтләр бүлешү турында” доклады белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.