Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Татарстан Республикасының сәүдә, кунакчыллык индустриясе, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерының (КИУ) Координация советының утырышы узды.
Утырышта фәнни-белем бирү кластерының үсеше, югары уку йортының бизнес белән хезмәттәшлегенең яңа формалары (КИУ мисалында), фәнни-белем бирү кластерының оешмалары Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисын булдыру Концепциясен гамәлгә ашыру чараларында катнашу мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.