Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты.
2017 елның 20 гыйнварына 180,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 7,5%ын тәшкил итә, үткән елның шул чорына карата 106 %. Ел башланганнан бирле торак төзелеш программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башланган.
Социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектлардан 89 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.
2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган.
2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 49 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган; 50 яшь гаиләгә – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча, торак шартларын яхшырту федераль законнар белән гарантияләнгән 49 гражданга – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча.
Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 566 йорт
Авыл клубларын төзү программасы буенча 20 гыйнварга эшләр 31 объектның 5сендә оештырылган.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка кайбер мунициципаль районнарда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар өчен җир кишәрлекләре бирү буенча проблемалар бар дип хәбәр ителде.
Татарстан Президенты белдергәнчә: республика программаларын гамәлгә ашыруга комачаулаучылар кискен җәзаларын алачаклар. «Бу ситуациядә салынган финанс чараларын анда объектлар төзелсен өчен башка мунициципаль районнарга да җибәрергә мөмкин бит, әмма сезнең районнарда да кешеләр яши бит», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.