ТР Министрлар кабинетының карары проекты буенча килештерү киңәшмәсе

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

  Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә социология бүлеге мөдире Л. Ф. Казанцева   килештерү киңәшмәсен үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре сатып ала торган  азык-төлек товарларына  максималь бәяләр формалаштыру турында” карар проекты буенча   сораулар каралды.

Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс Министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеген саклау буенча Татарстан Республикасы Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International