ТР Дәүләт Советы депутатлары 2016 ел өчен Татарстан башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабын расладылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.

Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.

Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде.

2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%.

 2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.

2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.

2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 %ка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 %ка кимегән.

Республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 %ка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 % булган.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь краенда яшәүчеләргә бирелгән.

Узган ел республикада 55 853 бала туган. Халыкның табигый үсеше 11 мең кеше тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Сооветы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны расладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International