Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында “Блокчейн-яңа бүленгән финанс мохит" темасына лекция узды. Лектор – " КИВИ" АҖ- ның генераль директоры С. А. Солонин.
Лекциядә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.