Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.

Имзалау ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйды.

Алексей Песошин, барыннан да элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2017 елның 1 июленнән Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия координаторы итеп ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнде, дип хәбәр итте.

Алга таба Алексей Песошин Татарстанда социаль партнерлык турында килешү инде бишенче тапкыр имзалана, дип искә төшерде. Беренче тапкыр ул 2007 елда имзаланган иде.

Минималь хезмәт хакы яңа килешү белән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен айга 8 848 сум күләмендә билгеләнгән.

Гыйнвар-май айларында предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 31 мең 110,5 сум тәшкил иткән.

Россия Президентының “май указы” нигезендә республикада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү буенча чаралар күрелә.

Уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан Пермь краеннан кала икенче урынны били, дип ачыклады Алексей Песошин.

“Бүгенге килешү эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрүгә ярдәм итәчәк”, - диде Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International