ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Анда  Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов рәислегендә  «2017 нче елда коррупциягә каршы тору буенча уздырылган эшләр, аның сәбәпләрен һәм шартларын юкка чыгару буенча чаралар, һәм 2018нче елга булган бурычлар турында» мәсьәләләре каралды.

Җыелышта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең җәйге ялын оештыру һәм эш белән тәэмин итү буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.

Җыелышта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече В.С.Галочкина катнашты.

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага  күчерү буенча карарлар проектларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Җыелышта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече И.Р.Хабибуллин катнашты.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 14 нче маенда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.12.2017 ел, №1007 «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрен җиңел автомобильләр белән тәэмин итүгә чыкан чыгымнарны оптимальләштерү” Карарын үтәү буенча җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" макроикътисадый анализлау бүлегенең баш белгече Е.А.Пугачева катнашты.


11
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда торак һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын тормышка ашыру,  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре турында, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасының торак пунктлары территорияләрен чистарту барышы турында санитар-экологик икеайлыгын уздыру турында сүз барды.

Видеоконференциядә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

Бүген ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" Фәнни-координацион советының утырышы узды.

Технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгесе Х.И.Идрисов «Цифрлы икътисад үсешенә региональ дәрәҗәдәге комачаулаучы гамәлдәге хокукый чикләүләрнең,  шул исәптән, мәгълүматны формалаштыру, җыю һәм эшкәртү вакытында бары тик кәгазь документларны яки искергән технологияләрне файдалану буенча гамәлдәге таләпләрнең төп исемлеген әзерләү» темасы буенча чыгыш ясады.

Региональ сәясәт бүлегенең мөдире Л.И.Мулукова Татарстан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының  законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклары турында хәбәр итте.

Икътисад яңалыкларын бюджет өлкәсен мониторинглау  бүлегенең әйдәүче белгече  Гилфанова Л.А. китерде.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Kазанның «Корстон» комплексында юбилейлы KazanSummit 2018 үз эшен башлады. «Россия - Ислам дөньясы» дип исемләнгән X Халыкара икътисади саммиты Казанда 2018 елның 10 - 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Саммитта, шул исәптән, Татарстан Республикасында халыкара инвестиция фондларының эшен карарга туры киләчәчәк.

Саммитта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары  Р.М.Даутов катнашты.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы финанслар Министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә үзәкләштерелгән  хисап алып бару һәм бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгын формалаштыру буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча җыелыш узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин  җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикабызның муниципаль районнарда пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре буенча һәм спорт Министрлыгында физик культура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлеген башкара торган  өстәмә белем бирүче оешмалар челтәрләрен модернизацияләү буенча киңәшмә узды. Беренче этапта яңа учреждениеләр хәзерге вакытта гамәлдә булган өстәмә белем бирүче оешмаларга тиңләнәчәк.

Алга таба спорт инвентаренә, уку-укыту-күнекмәләр җыеннарына һәм ярышларга кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң һәм башкарма хакимият органнары белән килешкәннән соң өстәмә финанс чаралары биреләчәк.

Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International