2018 нче елның 15 сентябрендә Казан янә бөтенроссия «Милләт кроссы - 2018» йөгерү көненә кушылды. Быел стартлар Россия Федерациясенең 85 төбәкләрендә узды. Гадәттәгечә, тамашалы һәм массакүләмле узыш Россиянең спорт башкаласында булды. Ярышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» хезмәткәрләре актив катнашты.