2018 елның 7 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” Дәүләт бюджет учреждениесенең 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Коллективны юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Президенты аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук әйдәүче белем бирү оешмалары әгъзалары килде.
Тантаналы чараны ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева ачты. Ул үз чыгышында оешма хезмәткәрләренең югары квалификацияләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының максатларга ирешүдә ярдәм итүен һәм булышлыгын, шулай ук фәнни һәм белем бирү оешмалары коллегалары белән үзара нәтиҗәле тәэсир иттүен билгеләп үтте.
Чыгыш ясаучылар үз котлауларында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үәге»нең Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешендә зур ролен ассызыкладылар.