2019 елның 24 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча 2018 елда эш нәтиҗәләре турында киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү буенча план күрсәткечләрен гамәлгә ашыру буенча мониторинг нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының кайбер министрлык җитәкчеләре чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлегенең башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.