«Төп чаралар Планын («юл картасын») башкаруын оештыру турында киңәшмә

2019 елның 1 феврале, җомга

2019 нче елның 31 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән   түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-  чаралар Планын («юл картасын») башкаруын оештыру,

 - Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,

 -  Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларын гамәлгә ашыру;

- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру өчен  проект-смета документларын булдыру барышы турында экспертиза үткәрү.

Программа продуктларының эшләү бәясен ,хезмәт күләмен һәм алып баруын турында методик рекомендацияләр әзерләү буенча ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор Кудрявцева А.Н. чыгыш ясады.

Киңәшмәдә шулай ук  ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. һәм Баһаветдинова Е.В. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International