2019 нче елның 1 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән киңәшмә узды. Анда мәгълүматларны урнаштыру мониторингы турында дәүләт, муниципаль оешмаларның хезмәтләр күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү сыйфаты нәтиҗәләре турында төп доклад белән ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы Җиһаншина Л. А. чыгыш ясады.