2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Актлар залында 2018 елда Татарстан Республикасы финанс базарында катнашучылар эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.
Очрашуда катнашучылар кредит һәм кредит булмаган финанс оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясадылар, 2019 елда финанс базарының үсеш бурычларын һәм перспективаларын билгеләделәр, хәзерге этапта Россия Банкының акчалата-кредит сәясәте турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина катнашты.