2019 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен, «Ачык Татарстан» дәүләт мәгълүмат системасын төзү архитектурасы, «Татарстан Республикасының акыллы шәһәрләре» региональ проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәгенең программа чаралары комплексын төзү, эшләп бетерү һәм эшләтүне тәэмин итү буенча алга таба чаралар турында тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. Һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В. катнаштылар.