2019 елның 10 апрелендә «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2019 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.
Утырыш барышында билгеле бер казанышлар билгеләп үтелде, һәм Татарстан Республикасының кайбер күрсәткечләре буенча Россия Федерациясендә ул алдынгы урыннарны били.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты. Рөстәм Миңнеханов бюджет өлкәсендә җылылык һәм электр энергиясен нәтиҗәле тоту өчен махсус программа эшләргә тәкъдим итте, бу программаны эшләүгә, шул исәптән, «Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» һәм ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» дә кушылды.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А. Н. катнашты.