2019 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы ИТ-паркында Татарстан Республикасының Бүленгән ситуацион үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының Бүленгән ситуацион үзәген булдыру һәм эшләү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен, функциональ заказчы вәкаләтләре булган «проект офисы» системасын булдыру, шулай ук компетенция үзәкләрен булдыру мәсьәләләрен тыңладылар һәм тикшерделәр. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Бүленгән ситуацион үзәге составында кулланыла торган мәгълүмати системалар аудитын үткәрү методикасы каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.