Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләү буенча төп чаралар планын («юл картасы») үтәүне оештыру турында эш төркеме киңәшмәсе

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

 Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелә торган акчаларны автоматлаштырылган исәпкә алу методологиясен эшләү һәм «Татарстан Республикасының акыллы шәһәрләре» төбәк проектын һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын интеграцияләү кирәклеге турында фикер алыштылар.

 Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В.катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International