2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару белән идарә итү системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. һәм икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З. М. катнаштылар.