2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш штабының чираттагы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар штабның алдагы утырышларының беркетмәләрен, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларын үтәү һәм үлчәү контролен гамәлгә кертү өлешендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә операторларга ярдәм итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К. П. катнашты.