2019 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты конференц-залында Татарстан Республикасы учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү үзәкләштерелгән системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Л. Ф. Емелеева катнашты.