"Акыллы шәһәр" Татарстан Республикасы шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыру турында ведомствоара киңәшмә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бинасында «акыллы шәһәр " Татарстан Республикасы шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру проектын тормышка ашыру турында ведомствоара киңәшмә узды.

Анда милли проектлар системасында «акыллы шәһәр» региональ һәм ведомство проектларының урынын билгеләү, «акыллы шәһәр» региональ проектын Татарстан Республикасын цифрлаштыру концепциясенә кертү һәм тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

 Чарада катнашучыларны «акыллы шәһәр» региональ проектын тормышка ашыру буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International