2019 елның 20 маенда «ИТ-Парк» ДАУ бинасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Безнең Татарстан» IX республика яшьләр форумы проектларын тәкъдир итү һәм финалистларын бүләкләү булды.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» хезмәткәрләре Дәүләтшин Р.Ф., Мубинова С.И. һәм Сейфединова Э.М. «Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәгенә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең интеграцияләү концепциясен эшләү» проект эше белән «ситуацион үзәкләрнең элементлар территориясе» тематик мәйданчыгында 3 нче урынны алдылар.