2019 елның 7 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эш төркеме утырышларының беркетмәләрен, «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проекты турында һәм Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау системасын цифрлаштыруга концепция һәм төп якын килүләр проекты турында тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева, директор урынбасары
Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы
Е.В. Баһаветдинова катнаштылар.