2019 елның 8 августында «Казан Гипронииавиапром» АҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәнең төп темасы - сәнәгать үсешенең беренче яртыеллыгына йомгак ясау һәм агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләү.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә сәнәгать предприятиеләре эшенә йомгак ясарга һәм сәнәгать җитештерүе күләмнәренең динамикасын квартал саен анализларга кушты.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.