2019 елның 15 августында «Казан Экспо " Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр республикада тагын 5 мәктәп һәм 6 500 укучыга исәпләнгән 3 янкорма, шулай ук 6 070 урынлы 28 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Борһанов чыгыш ясады.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Р. М. Даутов катнашты.