Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының икътисад, финанслар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эш төркеме утырышы

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 26 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының икътисад, финанслар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эш төркеме утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү максатларында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү концепциясе тикшерелде.

Утырыш эшендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече М.Р. Миңнегалиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International