20 сентябрьдә Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш беренче утырышы узды. Депутатларның игътибар үзәгендә нигездә оештыру мәсьәләләре булды.
ТР Президенты барлык депутатларны да сайлануы белән котлады. «Эшчән парламент формалаштырылды, анда эшлекле һәм абруйлы кешеләр керде, - диде ул. Без бик күп юнәлешләр буенча эш алып барабыз. Парламент составы 48 процентка яңарды. Партия вәкиллеге киңәйде. Сәяси карашлары аермасына карамастан, сез барыгыз да республиканың күпмилләтле халкына намус белән хезмәт итәргә, сайлаучыларның наказларын үтәүне тәэмин итәргә омтылышларыгыз белән бердәм".
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.