Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы узды. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин уздырды.
Чарада катнашучылар җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, туклануны оештыру һәм ял оешмалары продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.
А.В. Песошин билгеләп үткәнчә, 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә республикада 179 меңнән артык бала һәм яшүсмер оештырылган ял белән колачланган. Барлыгы 1810 ял оешмасы эшләде.
«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә балаларның яшәү нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре күрсәтелгән сәламәтләндерү эффекты балалар һәм яшьләрнең 98,8% ында күзәтелә», - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Президиум утырышында ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге"нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.