Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча төп чаралар планын («юл картасын») үтәүне оештыру буенча киңәшмә

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә катнашучылар Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү тәртибен һәм алгоритмын билгеләү, министрлыкларның эшчәнлегенә кагылышлы өлешендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән Росстатка ведомство статистик мәгълүмат тапшыру һәм килештерү тәртибен эшләү, Татарстан Республикасы мәгълүмат системаларының бердәм реестрын алып баруның агымдагы статусы турында һ. б. мәсьәләләрне карадылар.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина, макроикътисад анализы бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International