18 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын уздырды.
Төп тема-2020-2024 елларга Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы турында фикер алышу булды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Республика сәнәгать комплексының тотрыклы эше безгә күп кенә социаль-икътисадый бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Көн тәртибендә – 2024 елга кадәр һәм киләчәктә 2034 елга кадәр Татарстан нефть, газ, химия комплексының чираттагы, бишенче программасы проектын карау».
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, 2015-2019 елларда алдагы программаны гамәлгә ашыру барышында мотор ягулыклары, азотлы ашламалар, поликарбонат, юу чаралары, синтетик каучуклар һәм шиналар җитештерү арттырылган.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.