2019 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева, ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина һәм ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Багаутдинова катнаштылар.