Түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәр күләмнәренең план күрсәткечләрен һәм хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелгән чыгымнарның тәкъдим ителә торган күләмен формалаштыру мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәр күләмнәренең план күрсәткечләрен һәм хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелгән чыгымнарның тәкъдим ителгән күләмен формалаштыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәрне һәм хезмәт хакын түләүгә юнәлтелүче чыгымнарның тәкъдим ителгән күләмен билгеләү алымнары эшләнде.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге җитәкчесе Л. А. Җиһаншина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International